Дәүләт хезмәтендә коррупцияне профилактикалау һәм аңа каршы тору мәсьәләләре буенча киңәшмә

2023 елның 2 октябре, дүшәмбе

Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитетында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру кысаларында киңәшмә үткәрелде.

Финанс хисабы, кадрлар, дәүләт хезмәте һәм мобилизация эше бүлеге башлыгы Клара Сафиуллина, дәүләт хезмәтендә коррупцияне профилактикалау һәм аңа каршы торуның мөһимлеген билгеләп, ведомство хезмәткәрләренә 2023 елда республикада алып барылган эшнең аналитик күзәтүен тәкъдим итте һәм коррупциягә каршы законнарны кадрлар бүлеге тарафыннан куллану практикасы белән таныштырды.

Шулай ук дәүләт хезмәтендә мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу, керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләр бирү, коррупциягә каршы тору максатларында билгеләнгән тыюларны, чикләүләрне һәм вазыйфаи бурычларны үтәү кебек актуаль мәсьәләләр дә каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International