Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Рәис Нина Шимина җитәкчелегендәге Яшьләр парламентының унберенче утырышы узды.
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының сәнәгать булмаган тарифларны җайга салу һәм контроль бүлеге башлыгы Гаяз Миңнебаев Яшьләр парламенты эшендә катнашты.
Каралган төп сораулар:
• РФ Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертү буенча закон чыгару инициативалары һәм РФ Хөкүмәтенең пенсияне вакытыннан алда билгеләү хокукы бирә торган вазифалар исемлеге турындагы карары;
• республиканың кайбер предприятиеләрендә гамәлгә ашырыла торган экологик проектлар, «Казаноргсинтез» ААҖ мисалында.
Инициативаларны алга чыгару эше дәвам итәчәк.