Бу бәйрәм буыннарның бердәмлеге һәм дәвамчанлылыгы, җәмгыятьнең прогрессив үсеше алардан башка мөмкин булмаган вакытлар бәйләнеше символына әверелде. Бу көнне без өлкән буын кешеләренә – илебезнең алтын фондына, патриотизм, эшкә тугрылык, зур сабырлык һәм оптимизм үрнәге күрсәткән традицияләрне саклаучыларга хөрмәт күрсәтәбез. Һәр гаилә "өченче яшьтәге" кешеләрнең яратуына һәм хәтеренә таяна. Алар тормыш зирәклеге һәм гаилә җылысын саклаучы баганалар. Нәкъ менә алар оныкларына һәм оныкчыкларына күпләрнең һәм күп еллар тупланган тәҗрибәсен тапшыра, дистәләрчә елларга сузылган тарихны бер өзлексез чылбырга берләштерә.
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты коллективы өлкән буын кешеләрен чын күңелдән тәбрик итә! Хезмәтегез, гаилә кыйммәтләрен ныгыту буенча зур тәҗрибәгез, республика өчен башкарган эшләрегез өчен чын күңелдән рәхмәт җиткерәбез! Барыгызга да ныклы сәламәтлек, озын гомер, оптимизм һәм иминлек телибез!
Татарстан Республикасында, гадәттәгечә, 1 нче октябрьдән 10 нчы октябрьгә кадәр Өлкәннәр декадасы уза. Бу көннәрдә пенсионерлар өчен махсус ташламалар гамәлдә булачак, котлау акцияләре һәм тематик концертлар узачак.
Исегезгә төшерәбез, Халыкара өлкәннәр көне БМО Генераль Ассамблеясы тарафыннан 1990 елның 14 декабрендә игълан ителде. Бу көннең төп максаты – планетада яшәүчеләрнең игътибарын өлкән яшьтәге кешеләрнең проблемаларына һәм авырлыкларына юнәлтү. Бәйрәмнең хәтта үз логотибы да бар. Ул ачык уч табаны – игелек һәм ярдәм символы.