Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитетында су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тарифларны җайга салу һәм контрольдә тоту бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Ирина Александровна Устинованы тантаналы рәвештә лаеклы ялга җибәрделәр.
15 елдан артык гомерен Ирина Александровна тарифларны көйләүгә багышлый, үзен югары квалификацияле, намуслы һәм җаваплы белгеч буларак таныта. Республиканың бердәм бәя һәм тариф сәясәтен үстерүдә күрсәткән хезмәтләре өчен күп санлы мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.
Дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев Ирина Устинованың Дәүләт комитеты эшенә керткән өлешен рәхмәт сүзләре белән билгеләп үтте һәм «Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы оешуга 100 ел» истәлекле медален тапшырды.