«Кинематографик Казан» туристлык маршруты

2023 елның 30 сентябре, шимбә

Дуслар, бүген шимбә, урамда шәп һава торышы, димәк, Казан кинематографы тарихы белән таныштыручы цифрлы экскурсовод белән бергә Казан шәһәре үзәгендә йөреп керергә вакыт.

«Кинематографик Казан» МТС бушлай аудиогиды «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында булдырылган.

Маршрут шәһәр үзәге буйлап уза, паркларны, архитектура һәйкәлләрен, атаклы Казан Арбаты – Бауман җәяүлеләр урамын һәм легендар Кабан күлен үз эченә ала. Казан киносының йөз еллык тарихын тасвирлый, беренче кино күрсәтүләр, Казанның танылган шәхесләре һәм башка күп нәрсәләр турында сөйли.

3 км маршрутны ашыкмыйча, 1,5-2 сәгатьтә үтәргә мөмкин.
 

«Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты  2019 елда Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән башланып китте. Аны гамәлгә ашыру Россия буенча сәяхәтләрне җиңелрәк, куркынычсызрак һәм кызыклырак итәргә ярдәм итәчәк.


Аудиогидны теләсә кайсы оператор абонентлары тыңлый ала, аны МТС Live кушымтасында  «Онлайн» бүлегендә табарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International