Россиядә яңа истәлекле датаны билгеләп үтәләр

2023 елның 30 сентябре, шимбә

Бүген, 30 сентябрьдә, илебез беренче тапкыр яңа тарихи датаны билгеләп үтә. Нәкъ бер ел элек ил Президенты Владимир Путин Донецк һәм Луганск халык республикаларын, Запорожье һәм Херсон өлкәләрен Россия составына кабул итү турында шартнамәләр имзалады. Бу вакыйга халыкларның тарихи берләшмәсенә нигезләнгән, шулай ук миллионлаган кешенең ихтыяр белдерүе булды.

Бу вакыйга хөрмәтенә 2023 елда яңа бәйрәм – Яңа төбәкләрнең Россия Федерациясе белән берләшү көне расланды, ул ел саен билгеләп үтеләчәк.

Татарстан Республикасы Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләргә актив ярдәм итә, инфраструктураны торгыза һәм хәзерге вакытта кирәкле булган гуманитар ярдәм җибәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International