Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында идарәнең 40 нчы утырышы булып узды. Идарә әгъзалары докладчыларны тыңладылар, тәкъдим ителгән исәпләүләрне карадылар һәм түбәндәге мәсьәләләр буенча уңай карарлар кабул иттеләр:
- «Алабуга Сөте» ААҖ, «Казан сөт комбинаты» ҖЧҖ, «Газпром теплоэнерго Казан» ҖЧҖ, «Теплоснабсервис» ҖЧҖ, «Теплоэнергосервис» МУП, «РСК» ҖЧҖ, «Саба ТКХ КҖП» АҖ һәм җылылык белән тәэмин итүче тагын 25 оешма өчен җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен 2024 елга түләү билгеләү турында;
- «Реал Эстейт Сити» МТ ҖЧҖ, «Комфортное жилье» ТТК ҖЧҖ объектлары – торак комплексларны «ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ» ҖЧҖ үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системаларына тоташтыруга (технологик тоташтыруга) түләү билгеләү турында;
- Түбән Кама шәһәрендәге «Динамо» урта мәктәбе» МБУ объекты – «Алмаш» өйрәнү-күнекмәләр базасын «Суүткәргеч-канализация һәм энергетика хуҗалыгы» АҖнең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системаларына тоташтыруга (технологик тоташтыруга) түләү билгеләү турында;
– Әлмәт шәһәрендә «Еврострой» МТ ҖЧҖ объекты – күпфатирлы күп катлы торак йортны «Әлмәт-Су каналы» АҖнең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системаларына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү билгеләү турында.
Кабул ителгән тариф карарлары белән ведомствоның рәсми сайтында Тарифлар бүлегендә танышырга мөмкин.