25 сентябрьдә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев җитәкчелегендәге эшче тариф комиссиясенең чираттагы утырышы узды.
Киңәшмәдә «Татнефть» АҖ компанияләре төркеменә кергән һәм электр энергетикасы, җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәләрендә хезмәт күрсәтүче җайга салынулы оешмалар өчен 2024 елга тариф карарлары проектлары каралды:
- «Түбән Кама ҖЭҮ» ҖЧҖ (җылылык белән тәэмин итү);
- «Әлмәт җылылык челтәрләре» АҖ (җылылык белән тәэмин итү);
- «УПТЖ для ППД» ҖЧҖ (су белән тәэмин итү, су чыгару);
- «Татнефть-Энергосбыт» ҖЧҖ (электр энергетикасы).
Проектлар Дәүләт комитеты белгечләре тарафыннан оешмаларның тариф гаризаларын һәм нигезләү документларын экспертизалау нәтиҗәсендә исәпләнгән.
Билгеләнгән календарь сроклары дәвамында җайга салына торган оешмалар үз фикерләрен һәм хисапларга тәкъдимнәрен җибәрәчәк, алар экспертлар тарафыннан өстәмә рәвештә каралачак.