ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Kazan Digital Week Халыкара форумында «Дәүләт идарәсендә цифрлы технологияләр» секциясендә катнаштылар. Чыгыш кысаларында биометрик мәгълүмат өлкәсендә инновацион эшләнмәләр тәкъдим ителде.
Җәмәгать транспортында йөрү өчен биометрик мәгълүматларны куллануга аерым игътибар бирелде. Юл бәясен контактсыз түләү «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында эшли.
«Имин сыйфатлы юллар» – илнең 84 төбәгендә гамәлгә ашырыла торган илкүләм проект. Ул Россиядә транспорт инфраструктурасына зур йогынты ясый: яңа заманча магистральләр, күперләр һәм юл үткәргечләр төзелә, заманча технологияләр һәм материаллар кулланыла, интеллектуаль транспорт системалары кертелә, трассаларның сакланышы арта.
«Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проектның төп максаты – халыкның тормыш сыйфатын яхшырту.