Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенең утыз тугызынчы утырышы узды, анда карарлар кабул ителде:
1. «Заманча төзелеш» СЗ ҖЧҖ объекты – «Чаллы шәһәре, 34 микрорайон, территорияне үзләштерүнең 2нче этабы» күпкатлы торак төзелеше объектын «ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ» ҖЧҖ үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системасына тоташтыруга түләү билгеләү турында.
Дәүләт комитеты тарафыннан социаль әһәмиятле объектларны инженерлык челтәрләренә тоташтыру бәясенең тәкъдим ителгән исәпләмләре каралды һәм чыгымнарның икътисадый нигезлелегенә бәяләү үткәрелде.
Кабул ителгән тариф карарлары белән ведомствоның рәсми сайтында Тарифлар бүлегендә танышырга мөмкин: https://kt.tatarstan.ru/tarifi-2023.htm