ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының телеграм-боты турында

2023 елның 23 сентябре, шимбә

Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты «Татарстан тарифлары» дигән үз телеграм-ботын проектлады, аның ярдәмендә гражданнар гамәлдәге тарифлар белән таныша алачак.

Электрон ярдәмче җайга салу органына шәхсән мөрәҗәгать итмичә, актуаль һәм ышанычлы мәгълүматны реаль вакыт режимында күрергә, кызыксындырган бәяләрне (тарифларны) тиз табарга, шулай ук җайга салу органы белән республика халкы арасында үзара хезмәттәшлек дәрәҗәсен арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

1 нче этапта  «Халык өчен тарифлар» бүлеге гамәлгә кертелде:

• Коммуналь хезмәтләргә тарифлар;

• Социаль һәм сәнәгать булмаган тарифлар.

Эшләрнең 2 нче этабында «Башка кулланучылар өчен тарифлар» бүлеге булачак.

Меню буенча тәкъдим ителгән сайлаудан тыш, кулланучы төп сүзләр буенча эзләүдән файдалана ала, ә кыенлыклар килеп чыкса, техник ярдәмгә мөрәҗәгать итә ала.

Чат-боттагы мәгълүмат гамәлдәге бәяләр (тарифлар) расланган яки төзәтелгән саен даими рәвештә яңартылачак.

Сылтама буенча тоташыгыз һәм дөрес һәм актуаль мәгълүматны белегез: https://t.me/Tarif_RT_bot

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International