Агымдагы тариф кампаниясе кысаларында Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты җайга салынулы оешмаларның инвестиция программалары үтәлешен тикшерүне дәвам итә.
Җайга салу органы белгечләре «Татэнерго» АҖ объектларына чыктылар:
1. КТЭЦ-1 башлап «Горки» котельныена кадәр 5 нче магистраль җылылык үткәргеч төзелеше. Озынлыгы – 1547 м, диаметры – 820 мм. 1338 тимер-бетон блок монтажлау эшләре башкарылган. 515 м. фундамент плитәсе монтажланган. Туфракның җимерелүен булдырмас өчен 1088 шпунт урнаштырылган. Шулай ук подряд оешмасы тарафыннан 132 плитә монтажланган. Планлаштырылган 3 җылылык камерасының 2се монтажланган.
2. Павильон №7 ТК-17-6 кадәр Волгоград урамы буйлап №17 магистраль җылылык үткәргечен реконструкцияләү. 370 м. диаметры 630 мм булган торбалар салынган. №7 павильонда, анда тыкма арматура элементлары белән җылылык төенчеге урнашкан, яңа торбаны булган торбага тоташтыру буенча эшләр башкарылган. Бүгенге көндә җылылык үткәргечне кире күмеп кую һәм камераларның төзелеш өлеше буенча эшләр һәм павильонда җылылык изоляциясен салу башкарыла.
Күчмә мониторинг нәтиҗәләре 2024 елга җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә тарифларны билгеләгәндә исәпкә алыначак.