Александр Груничев җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә эшче тариф комиссиясен үткәрде

2023 елның 18 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев җитәкчелегендәге эшче тариф комиссиясе утырышы булды, анда җылылык белән тәэмин итү өлкәсендәге тарифларны алдан исәпләү буенча фикер алыштылар.

«Майский» энергоүзәге» АҖ, «Осиново җылылык белән тәэмин итү компаниясе» ҖЧҖ, «ПЭСТ» ҖЧҖ өчен тариф проектлары оешмалар тарафыннан бирелгән тариф гаризалары һәм тәкъдим ителгән раслаучы документлар экспертизасы нәтиҗәләре буенча әзерләнгән.

Предприятиеләр билгеләнгән срокларда Дәүләт комитетына ведомство белгечләре тарафыннан өстәмә каралачак искәрмәләр һәм тәкъдимнәрне җибәрәчәк.

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International