2023 елның 19 сентябрендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев эш визиты белән Алексеевск муниципаль районына барачак.
Гражданнарны кабул итү түбәндәге адрес буенча үткәреләчәк: Алексеевск районы, Алексеевск шәһәр тибындагы бистәсе, Совет мәйданы, 1нче йорт. Кабул итүгә Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетында телефон аша язылырга мөмкин: 8(84341) 2-39-00, шулай ук ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында: (843) 221-82-51, (843) 221-82-52.