Чарада катнашучылар 2024 елга актуаль бурычларны карадылар, аерым сессияләр тарифларны җайга салу өлкәсендә контроль-күзәтчелек эшчәнлеге системасының эшенә багышланды.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев «Тарифларны җайга салуның киләчәге. Тарифларны билгеләү процессларын оптимальләштерү. Цифрлы трансформация. Федераль БМАС модернизацияләү» пленар утырышында «Тарифларны җайга салу эволюциясе» доклады белән чыгыш ясады.
Александр Груничевның «Тарифларны җайга салу эволюциясе» докладында планлы, күчеш һәм базар икътисадындагы эшчәнлекләрен өйрәнеп, җайга салу органнарының үсеш этаплары җентекләп анализлана. Тарифларны җайга салуның методологик нигезенә басым ясалды. Шулай ук билгелелек таләп итүче ике төп бифуркация ноктасы формалаштырылган, атап әйткәндә, җайга салына торган бер өлкә эчендә җайга салу һәм җайга салуны гамәлдән чыгару юнәлешләрен киңәйтү һәм баланс формалаштыру. Доклад барышында кулланучылар тарафыннан сыйфатлы товарлар һәм хезмәтләр алуга юнәлдерелгән икътисадый яктан отышлы перспективалы үсеш вариантлары сайланды һәм аны озата бару өчен кирәкле цифрлаштыру процесслары билгеләнде.
Чыгыш нәтиҗәләре буенча түбәндәге аспектларга игътибарны юнәлтүче нәтиҗәләр билгеләнде:
1. Тарифларны билгеләү оештыру-функциональ анализ нигезендә гамәлгә ашырылырга тиеш.
2. Тариф системасының үсеш векторы җайга салу өлкәләрен киңәйтү өлешендә оператив реакциягә нигезләнергә тиеш
3. Дәүләт тарафыннан тарифларны җайга салуның нинди функцияне үтәвен билгеләргә тиеш: социальмы яки үсеш функциясеме.
4. Системаны үзгәрткәндә оештыру алымы процессларны вертикаль һәм горизонталь буенча синхронлаштыруны исәпкә алып төзелергә тиеш.
5. Цифрлаштыру процессы, башта автоматлаштыру процессын ахырына җиткереп, этаплап төзелергә тиеш.
Конференцияне оештыручылар булып «Тариф-эксперт тәэмин итү үзәге» ДБУ СПб һәм Санкт-Петербург Тарифлар комитеты тора.