Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе әгъзалары көн тәртибенә туры китереп карадылар һәм карарлар кабул иттеләр:
1. «ЖБИ-З ИНВЕСТ» МТ ҖЧҖ объекты – «Родина урамы буенча «Новые горки» т.к. балалар бакчасы белән берлектә төзелгән №211 күпфатирлы йорт»ны Казан шәһәренең «Водоканал» МУП үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү һәм су агызу системасына тоташтыруга түләү билгеләү турында.
2. «19 нчы гимназия» МАМУ объекты – «Казан шәһәре, Идел буе районы, Җиңү проспекты адресы буенча» «19 нчы гимназия» МАМУ бинасына өстәп төзү» объектын Казан шәһәренең «Водоканал» МУП салкын су белән тәэмин итү һәм су агызу үзәкләштерелгән системасына тоташтыруга түләү билгеләү турында.
3. «Удачный» ТК махсуслаштырылган төзүче ҖЧҖ объекты – «ТР Зеленодольск районы, Осиново АҖ «Удачный» ТК 1, 2 номерлы 7-9 катлы күпфатирлы торак йортлар»ны «РСК» ҖЧҖ үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү һәм су агызу системасына тоташтыруга түләү билгеләү турында.
4. «Эргастрой» ҖЧҖнең «Татарстан Республикасы, Ютазы муниципаль районы, Урыссу штп., Пушкин урамы адресы буенча «3 номерлы Урыссу урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБМУ спорт залы төзелеше» объектын «Урыссу-Су каналы» ҖЧҖ җылылык белән тәэмин итү системасына индивидуаль тәртиптә тоташтыру (технологик ялгау) өчен түләү билгеләү турында.
Дәүләт комитеты тәкъдим ителгән исәп-хисапларны карады һәм чыгымнарның икътисадый нигезлелеген бәяләде.
Кабул ителгән тариф карарлары белән Дәүләт комитетының рәсми сайтында Тарифлар бүлегендә танышырга мөмкин.