Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының эшче тариф комиссиясенең соңгы утырышында 2024 елга тариф проектлары каралды.
Комиссия эшендә халыкка җылылык энергиясе җиткерүче җайга салына торган оешмалар катнашты.
Исәпләмәләр җайга салучы орган тарафыннан тариф тәкъдимнәренә экспертиза нигезендә тарифларны исәпләгәндә исәпкә алынган чыгымнарның нигезле булуына һәм аларны исәпләү параметрларын билгеләүнең төгәллегенә нигезләнеп башкарылган.
Билгеләнгән календарь сроклары дәвамында җайга салынулы оешмалар Дәүләт комитетына үз искәрмәләрен һәм тәкъдимнәрен тапшырачак, алар эксперт бәяләмәсен әзерләгәндә исәпкә алыначак.