2023 елның 15 сентябрендә Санкт-Петербургта «Тарифларны җайга салу эволюциясе» фәнни-гамәли конференциясе узды. Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев «Тарифларны җайга салуның киләчәге. Тарифларны билгеләү процессларын оптимальләштерү. Цифрлы трансформация. Федераль БМАС модернизацияләү» пленар утырышында «Тарифларны җайга салу эволюциясе» доклады белән чыгыш ясады.
Фәнни-гамәли конференцияне үткәрү максаты булып озак вакытлы тарифларны җайга салуның төп принципларын гамәлгә ашыру өлкәсендә стратегик карарлар эшләү тора.
Катнашучылар тарифларны үстерү һәм җайга салуның мөһим мәсьәләләре, атап әйткәндә, тарифларны җайга салу процессларын цифрлаштыру; ТКХга инвестицияләр һәм РСО ярдәм итү; тарифларны җайга салу өлкәсендә контроль-күзәтчелек эшчәнлеге; челтәр оешмаларына һәм мөрәҗәгать итүчеләргә тоташтырганда таләпләр һәм тариф эшчәнлегенең башка аспектлары турында фикер алыштылар.
Фәнни-гамәли конференциядә Россия МКФХ, региональ башкарма хакимият органнары, җайга салына торган оешмалар, фән һәм практик экспертлар берләшмәсе җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Чараны оештыручылар булып «Тариф-эксперт тәэмин итү үзәге» ДБУ СПб һәм Санкт-Петербург Тарифлар комитеты тора.