Җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә җайга салынулы оешма белән киңәшмә узды

2023 елның 6 сентябре, чәршәмбе

Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында «Газтеплоавтоматика» ҖЧҖ белән Алабуга шәһәре буенча җылылык энергиясенә тарифлар формалаштыру мәсьәләсе буенча эшлекле киңәшмә узды.

Киңәшмәдә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Сергей Павлов, җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә тарифларны җайга салу һәм контроль бүлеге башлыгы Алсу Насыйрова, Алабуга районы башкарма комитетының инфраструктура үсеше буенча җитәкчесе урынбасары Андрей Томилин, «Газтеплоавтоматика» ҖЧҖ җитәкчесе Альберт Әхмәтгалиев һәм оешманың икътисадчысы Ольга Чернова катнашты.

Киңәшмәдә түбәндәге сораулар каралды:

- 2024 елга чыгымнар сметасы проекты;

- концессия килешүенең төп параметрлары, үзгәрешләр кертү мөмкинлеге;

- инвестиция программасына төзәтмәләр кертү.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча булган проблемаларны хәл итү буенча эш планы билгеләнде, оешма белән эш дәвам итәчәк.

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International