Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев Татарстан Республикасы көне белән котлады

2023 елның 30 августы, чәршәмбе

 Хөрмәтле Татарстан Республикасы халкы!

Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты коллективы исеменнән һәм шәхсән үземнән Сезне Татарстан Республикасы көне белән тәбрик итәм.

Бу көн чын мәгънәсендә бердәмлек һәм татулык бәйрәме булып санала. Гасырлар дәвамында газиз туган ягыбыз Татарстанның кыйммәтләре – мәдәнилек, рухилык, гореф-гадәтләр, традицияләр, гаиләгә карата кайгыртучан мөнәсәбәт, өлкән буыннарның казанышларына хөрмәт һәм патриотизм саклана. Туган якның төп байлыгы – күпмилләтле халыкның үзара аңлашып һәм тырышып яшәве, шулай булган, шулай бара һәм шулай булачак та.

Бу бәйрәм көнендә Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм татулык телим!

 Хөрмәт белән, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе А.С.Груничев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International