Җайга салынулы оешмалар игътибарына

2023 елның 29 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә, 2023 елның 1 сентябреннән салкын су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, җылылык белән тәэмин итү, кайнар су белән тәэмин итү өлкәләрендә, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә мәгълүмат ачуның яңа тәртибе билгеләнә.

Россия Федерациясе Хөкүмәте карарлары нигезендә мәгълүматны ачу стандартлары расланган, атап әйткәндә:

- су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә - Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә мәгълүмат ачу стандартлары турында» 17.01.2023 ел, № 108 карары;

- каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә, шул исәптән каты коммуналь калдыклар ташу буенча – Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә мәгълүмат ачу стандартлары турында» 26.01.2023 ел, № 109 карары;

- җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә – Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Җылылык белән тәэмин итүче оешмалар, җылылык челтәре оешмалары һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә тарифларны җайга салу органнары тарафыннан мәгълүматны ачу стандартлары турында» 26.01.2023 ел, № 110 карары.

Хәзерге вакытта китерелгән эшчәнлекнең һәр өлкәсендә гамәлдә булган мәгълүматны ачу стандартлары 2023 елның 31 августыннан соң үз көчен югалтачак.

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән мәгълүмат ачу стандартларын тайпылышсыз үтәү зарурлыгына игътибар юнәлтә. Мәгълүмат ачу стандартларын үтәүгә төбәк дәүләт контроле (күзәтчелеге) Дәүләт комитеты тарафыннан мәгълүматка системалы күзәтү ясау һәм анализлау, шулай ук җайга салынулы оешмаларга карата планлы һәм планнан тыш тикшерүләр үткәрү рәвешендә гамәлгә ашырыла.

Каты коммуналь калдыклар белән эш итүче төбәк операторлары, җылылык белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан табигый монополия субъектларының җайга салынулы эшчәнлеге турында мәгълүмат ачуның билгеләнгән стандартларын бозу Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 19.8.1 статьясының 1 өлеше нигезендә вазыйфаи затларга – биш мең сумнан егерме мең сумга кадәр; юридик затларга йөз мең сумнан биш йөз мең сумга кадәр административ штраф салуга сәбәп була.

Элегрәк шундый ук административ хокук бозган өчен административ җәзага тартылган вазыйфаи зат тарафыннан кабат административ хокук бозылуы бер елдан өч елга кадәрле срокка квалификациясеннән мәхрүм итүгә китерә.

23.08.2023 ел, № лх-27/5348/2023 мәгълүмат хаты: https://kt.tatarstan.ru/file/pub/pub_3839289.pdf

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International