Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты җайга салынулы оешмаларның инвестиция программалары үтәлешен контрольдә тота

2023 елның 28 августы, дүшәмбе

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты экспертлары 2023-2027 елларга Татарстан Республикасында коммуналь инфраструктура системаларын модернизацияләү буенча региональ программа кысаларында «Казэнерго» АҖ җылылык белән тәэмин итү объектларын реконструкцияләү буенча алып барылган эшләрне урынга чыгып тикшерделәр:

1.    Себер тракты урамы, 28 нче йорт буенча җылылык белән тәэмин итү челтәрләрен капиталь ремонтлау. Подрядчы – «Иль-Хамет» ҖЧҖ. 8 март һәм Академик Кирпичников урамнары буенча җылылык белән тәэмин итү челтәрләре реконструкцияләнә, анда дүрт йортка ППУ (пенополиуретан) изоляцияле торбалар кертелә, юл асты күмелгән һәм грунт белән капланган. Хәзерге вакытта төп трасса грунты эшкәртелә;

2. 8 Март урамы, 18 нче йорт буенча җылылык белән тәэмин итү челтәрләрен капиталь ремонтлау. Подрядчы «Вэл-строй» ҖЧҖ ППУ изоляцияле торбаны яңа бетон улакларга сала, аны күмү планлаштырыла. Юл астыннан 18 метр гильза салу өчен 36 метр торба әзерләнгән;

3. Рихард Зорге урамы, 32/1 һәм 32/2 йортлары буенча җылылык белән тәэмин итү челтәрләрен капиталь ремонтлау. Подрядчы «Вэл-строй» ҖЧҖ 52 нче гимназия бинасы каршында эшне тәмамлый, ППУ изоляцияле торбаларны салу өчен торбалар һәм гильзалар әзерләп куелган, 32 нче йортның 2 нче корпусында җылылык трассасын кисеп кертү тәмамлана, 32 нче йортның 1 нче корпусына кисеп кертү эшләре уздырыла;

4. Мәүлетов урамы, 27 а йортында җылылык белән тәэмин итү челтәрләрен капиталь ремонтлау Подрядчы «Защита Строй» ҖЧҖ җылылык трассасын диаметры 325 мм булган торбаны алыштырып реконструкцияли, моннан тыш 27 һәм 35 нче йортларга кисеп кертү эшләре үткәрелә.

Күчмә мониторинг нәтиҗәләре 2024 елга җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә тарифларны билгеләгәндә исәпкә алыначак.

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International