Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Сергей Павлов җитәкчелегендә 2024 елга җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә тариф карарлары проектларын карау буенча эшче тариф комиссиясе узды.
Эшче тариф комиссиясе утырышы кысаларында түбәндәге оешмалар каралды: «Сельхозжилсервис» МУП, «Альтехносервис» ҖЧҖ, «Алабуга Сөте» ААҖ, «Альгазтранс-Алабуга» ҖЧҖ, «Васильевский» шифаханәсе һөнәр берлекләренең дәвалау-профилактика оешмасы, «Тепло» ҖЧҖ.
Җыелыш нәтиҗәләре буенча чыгымнарның аерым статьялары буенча төгәллек кертү өчен өстәмә документлар җибәрергә карар ителде.
Җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә тариф кампаниясе дәвам итә.