«Экология» илкүләм проекты – ул:
10 федераль хакимият органы;
10 федераль проект;
Россия Федерациясенең барлык төбәкләре;
55 артык күрсәткеч;
елына 100 млрд. сумнан артык.
Проект программаларының берсе – «Каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең комплекслы системасы», ул каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең комплекслы системасын формалаштыруга, мондый калдыкларның кеше сәламәтлегенә һәм әйләнә-тирә мохиткә зарарлы йогынтысын булдырмауга, аларны чимал, материаллар, эшләнмәләр сыйфатында хуҗалык әйләнешенә җәлеп итүгә һәм продукция җитештерү һәм энергия алу өчен икенчел ресурсларга әверелдерүгә юнәлдерелгән.
24-25 августта Казанда узган «Каты коммуналь калдыклар: законнар һәм практика» V Юбилей фәнни-гамәли конференциясендә катнашучылар макулатура әзер әйбергә эшкәртелә торган объектта булдылар.
СКАНДИПАКК предприятиесе республиканың Алабуга районында «Алабуга» сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зонасы территориясендә урнашкан. «Скандипакк» теләсә нинди форматтагы учреждениеләр өчен төргәкләр җитештерә.
Беренче цех җәмәгать туклануы оешмаларында куллану өчен бер тапкыр кулланыла торган катыргы стаканнар, салат савытлары һәм башка продукция җитештерә.
Икенче цех эшкәртелгән чималдан, макулатурадан (катыргы, газета-журнал миксы) йомырка өчен катыргы тартмалар һәм төргәкләр җитештерә. Башта макулатурага гидротараткычтагы суга кушалар, төрү өчен чимал (пульпа) алалар. Аннары чимал махсус формалау машинасында кирәкле йомырка өчен төргәк формасын ала һәм камерада киптерелә. Киләсе линиядә катыргы пакетларга мөһер куела, бер үк вакытта этикеткалар да ябыштырырга мөмкин. Пакетны кысып, аны тагын да катырак итә торган линия бар.