«Каты коммуналь калдыклар: законнар һәм практика» V Юбилей фәнни-гамәли конференциясе үз эшен башлап җибәрде.
Ике көнгә конференция тармак мәйданчыгы булачак, анда Россия Федерациясе субъектларыннан тарифларны һәм монополиягә каршы җайга салу өлкәсендә әйдәп баручы экспертлар һәм практиклар җыелышып, каты коммуналь калдыкларны реформалау, закон чыгару инициативалары һәм суд практикасының актуаль мәсьәләләре турында фикер алышачак.
Традиция буенча чара өч форматта узачак: пленар сессия, тарифларны һәм монополиягә каршы җайга салу буенча стратегик сессияләр һәм дискуссия мәйданчыгы.
Семинар-киңәшмә турында тулырак мәгълүматны безнең «Татарстан тарифлары» телеграм-каналында карагыз.