Экспертлар советы җайга салынулы оешмаларның инвестицион программалары проектларын карады

2023 елның 23 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина тарафыннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Экспертлар советының оешмаларның инвестицион программаларын карау буенча яңартылган составының беренче утырышы үткәрелде.

«Без беренче тапкыр яңа составта җыелдык. Министрлар Кабинетының тиешле карары барлык әгъзаларга җиткерелде. Безнең алда 2024 елга барлык инвестиция программаларын сентябрь уртасына кадәр раслау бурычы тора. Коммуналь хуҗалык объектларын реконструкцияләү һәм модернизацияләү буенча чараларга амортизация түләүләре рәвешендә булган тариф чыганакларын тәэмин итү мөһим,» –  диде Лариса Хәбибуллина, чараны ачып.

 Экспертлар каравына җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә эшчәнлек күрсәтүче түбәндәге оешмаларның инвестиция программалары тәкъдим ителде: «Әлмәт җылылык челтәрләре» АҖ, «Зеленодольск ҖЧП» АҖ, «Алабуга ҖЧП» АҖ, «ГазТеплоАвтоматика» ҖЧҖ.

Инвестиция программасының беренче проектын «Әлмәт җылылык челтәрләре» АҖ директоры Фәиз Зарипов тәкъдим итте. Оешма Әлмәт шәһәре кулланучыларын җылылык энергиясе һәм кайнар су белән тәэмин итә, 13 котельныйны һәм 416 км озынлыктагы челтәрне файдалана.

Программа проекты социаль әһәмиятле объект – 19 нчы мәктәпне дә үз эченә алган җылылык челтәрләре участогын реконструкцияләүне күздә тота. Бу участокта эш алып бару кирәклеге зур эксплуатация срогы (30 елдан артык), җылылык югалтуларны һәм изоляциянең коррозиясе һәм җимерелүе аркасында җылылык китерү матдәсенең агып чыгуы белән аңлатыла. Чараларны финанслау чыганагы булып амортизация тора, бу тарифларның үсүенә китерми. Бу участокта югалтуларны киметү күләме елына 3,6 мең Гкал тәшкил итәчәк. Экспертлар советы әгъзалары тарафыннан «Әлмәт җылылык челтәрләре» АҖ инвестиция программасы проекты раслауга тәкъдим ителде.

Аннан соң  «Зеленодольск ҖЧП» АҖ башкаручы директор-инженеры Александр Меламед чыгыш ясады. Предприятие 18 котельныйны, 16 үзәк җылылык пунктын, 124,8 км озынлыктагы җылылык челтәрләрен файдалана. Төп кулланучы – халык.

Башта экспертлар каравына 2022 ел өчен программаның үтәлеше турында хисап чыгарылды, анда җылылык челтәрләре участогын реконструкцияләү һәм Васильево штп. тариф чыганаклары хисабына район үзәк хастаханәсе территориясендә блоклы-модульле котельный төзү каралган иде. Искәртеп узабыз, 2022 елгы чараларның берсе 2023 елда тәмамланды. Бу факт буенча Дәүләт комитеты планнан тыш тикшерү үткәрде һәм күрсәтмә биргән иде. Шул ук вакытта оешма тулы күләмдә ышанычлылык һәм энергетик нәтиҗәлелек күрсәткечләренә ирешкән, бу шәһәрнең җылылык белән тәэмин итү системасының торышына уңай йогынты ясаячак.

Соңыннан 2024 елга инвестиция программасы проекты тәкъдим ителде, ул авария хәленә якын торган 2 магистраль челтәр участогын (Фрунзе һәм Парат урамнары буенча) реконструкцияләү буенча чараларны үз эченә ала, аларның гомуми озынлыгы – 790 м. Эшләрне амортизация хисабына башкару планлаштырыла, бу да тарифның зурлыгына йогынты ясамаячак.

  «Зеленодольск ҖЧП» АҖ инвестиция программасы проекты Экспертлар советы әгъзалары тәкъдимнәре буенча Дәүләт комитеты тарафыннан расланган нормативка ярашлы рәвештә җылылык энергиясенең технологик югалтулары күләмен туры китерү өлешендәге искәрмәләрне бетерүне исәпкә алып расланды.

  «Алабуга ҖЧП» АҖ икътисад һәм финанслар буенча директор урынбасары А.В.Кисняков үзенең чыгышын шулай ук 2022 елда инвестиция программасын үтәү турында докладтан башлады, анда амортизация (80,3%) һәм башка чыганаклар (19,7%) хисабына җылылык челтәрен реконструкцияләү буенча биш чараны үтәү каралган булган. Комиссия чараларның тулы күләмдә физик үтәлешен теркәде һәм оешмага Дәүләт комитетына конкурс процедуралары нәтиҗәсендә барлыкка килгән 1624 мең сум күләмендә алынган акчаны экономияләүне куллану турында хисап тапшырырга кушты.

«Алабуга ҖЧП» АҖ 1 котельныйны, 8 үзәк җылылык пунктын һәм 45,5 км җылылык челтәрен файдалана. Төп кулланучы – халык (79,5%). 2024-2025 елгы инвестиция программасы, А.В. Кисняк җиткергән проект буенча, тариф күләменә тәэсир итмәячәк, чөнки чараларны амортизация хисабына башкару каралган. Тузу дәрәҗәсе 84% булган магистраль җылылык челтәренең 3 участогын реконструкцияләү җылылык белән тәэмин итү системасының ышанычлылыгын арттырачак һәм аны әлеге участокларда тапшырганда җылылык энергиясе югалтуларын 3,9 мең Гкал киметәчәк.

«Алабуга ҖЧП» АҖ инвестиция программасы проекты Экспертлар советы әгъзалары тарафыннан җылылык белән тәэмин итү объектларының тузу күрсәткечләрен төгәлләштерүне һәм Алабуга районы Башкарма комитетына Т.Гыйззәт урамына җылылык челтәрләрен күчерү чарасы буенча мәгълүматны җибәрүне исәпкә алып раслауга хупланды.

Экспертлар советы утырышын   «Газтеплоавтоматика» ҖЧҖ директоры Альберт Әхмәтгалиев чыгышы тәмамлады. Концессия килешүе буенча предприятие 6 котельныйны һәм 10,2 км җылылык челтәрен файдалана. 2023-2032 елларга инвестиция программасы проектында финанслау чыганаклары амортизация һәм табыш булган 7 чара каралган. Проектны тикшерү барышында Экспертлар советы әгъзалары тарафыннан чагылыш тапкан амортизация суммасында төгәлсезлекләр, шулай ук федераль программага кертелгән өч чараның дубляжы ачыкланды.

Оешмага бер атна эчендә амортизациянең дөрес суммасын чагылдыру өлешендә Дәүләт комитетына бирелгән тариф гаризасын төзәтү һәм киләсе этапта инвестиция программасы проектын төзәтү йөкләмәсе бирелде. Параллель рәвештә оешма концессия килешүенә төзәтмәләр кертү буенча да эш башлаячак.

Экспертлар советының чираттагы утырышы 31 августта узачак.

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International