2024 елгы тариф кампаниясе кысаларында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының сәнәгать булмаган тарифларны җайга салу һәм контрольдә тоту бүлеге башлыгы Гаяз Миңнебаев Азнакай шәһәрендә һәм Актүбә бистәсендә «Полигон» ҖЧҖ файдалана торган каты коммуналь калдыклар полигоннарында булды. Урынга чыгу производство программасында расланган күрсәткечләрнең үтәлешен контрольдә тоту максатыннан башкарылды.
Ведомство вәкиле каты коммуналь калдыкларны күмү процессы белән танышты. Компания хезмәткәрләре, әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынтыны киметүне исәпкә алып, калдыкларны күмү технологияләре турында сөйләделәр.
Игътибар итегез, ККК белән эш итү өлкәсендәге проблемаларны хәл итү һәм фикер алышу максатыннан, Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина рәислегендә региональ операторлар эшчәнлеген карау буенча ККК эшче штабы утырышлары даими уздырылып тора.
Азнакай районына сәфәр тәмамланганда Гаяз Миңнебаев газлаштыру, ягъни газүткәргечләрне гражданнарның җир кишәрлекләре чикләренә кадәр түләүсез җиткерү программасын тормышка ашыру барышы белән танышты.