ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре каты коммуналь калдыклар полигонында булдылар

2023 елның 21 августы, дүшәмбе

2024 ел тариф кампаниясе кысаларында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының сәнәгать булмаган тарифларны җайга салу һәм контрольдә тоту бүлеге хезмәткәрләре «ПЖКХ» ИК ҖЧҖ генераль директоры урынбасары Әлмир Корбанов озатуында Казан шәһәренең «Восточный» полигонында булдылар.

Хәзерге вакытта «Восточный» полигонының икенче картасын файдалануга тапшыру буенча эшләр алып барыла. Барлык кирәкле рөхсәтләрне алгач, «Восточный» полигонының икенче картасы ККК кабул итә башлый һәм ККК транспорт агымнары яңадан бүленәчәк.

Тикшерү барышында полигонда экологик куркынычсызлык нормаларын үтәүгә аерым игътибар бирелде. Котлован төбендә берничә катламнан торган саклагыч экран урнаштырылган: гидроизоляция материалы, ком һәм вак таш, бу туфракны һәм җир асты суларын калдыклардан тулысынча саклауны гарантияли, шулай ук саклагыч валлар белән җиһазландырылган. Чүплек газларын чистарту өчен фильтрлар системасы каралган.

Күчмә мониторинг нәтиҗәләре 2024 елга тарифларны билгеләгәндә җайга салу органы тарафыннан исәпкә алыначак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International