Татарстанда «Цифрлы икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла

2023 елның 19 августы, шимбә

Икътисадта һәм социаль өлкәдә цифрлы технологияләрне тиз арада кертүне тәэмин итү максатыннан, Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан 2019-2024 еллар чорына «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» илкүләм программасы  формалаштырылды. Аны гамәлгә ашыру югары технологияле бизнес өчен шартлар тудырачак, илнең конкурентлыкка сәләтлелеген арттырачак, илкүләм иминлекне ныгытачак һәм халыкның тормыш сыйфатын яхшыртачак.

Программа составына 9 федераль проект керә, шуларның берсе булып «Цифрлы дәүләт идарәсе» тора.

Дәүләт хезмәтләре порталын ( www.gosuslugi.ru) үстерү һәм социаль әһәмиятле хезмәтләрнең 95%ын электрон формага күчерү – илкүләм проектның төп бурычларының берсе. Портал – гражданнар һәм дәүләтнең үзара хезмәттәшлеге өчен илебезнең бөтен халкы диярлек файдаланган  бердәм тәрәзә. 

Дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә алуның өстенлекләре – вакыт чыгымнарын киметү, дәүләт органнары карамагында булган документларны бирү зарурлыгыннан аза ителү, уңайлы вакытта Интернет челтәре аша теләсә кайсы урыннан дәүләт хезмәте алу мөмкинлеге, шулай ук дәүләт хезмәте күрсәтүнең барышы һәм коррупция куркынычларын киметү турында мәгълүмат алу мөмкинлеге.

«Дәүләт хезмәтләре» порталында теркәлгән кулланучы 2 минуттан артык булмаган вакыт эчендә гариза бирә һәм РФ паспортын алу яки алмаштыру, исәпләнгән салымнар, пошлиналар һәм штрафлар суммалары турында белешмә алу, шулай ук аларны шунда ук түләү, пенсия тупланмаларын тикшерү һәм шәхси счетның торышы турында мәгълүмат алу кебек иң кирәкле хезмәтләрдән файдалана ала.

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына 2022 елның апреленнән чыгарылды. Барлык 13 дәүләт хезмәте дә электрон форматка күчерелде. Җайга салынулы оешмаларга тарифларны билгеләүгә гариза бирү өчен Татарстан Республикасының «Дәүләт хезмәтләре» порталына керергә, «Бизнес өчен хезмәтләр» бүлеген сайларга һәм «Тарифлар буенча дәүләт комитеты» бүлегенә күчәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International