ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Сергей Павлов җитәкчелегендәге эшче тариф комиссиясе 2024 елга тарифлар проектларын карады.
Комиссия эшендә халыкка җылылык энергиясе җиткерүче җайга салына торган оешмалар катнашты:
«ГазТеплоАвтоматика» ҖЧҖ (Алабуга районы);
«Теплогарант» ҖЧҖ (Лаеш шәһәре, Казан шәһәре);
Туполев –КАИ КНИТУ ФДБМУ (Казан шәһәре);
«Теплоснабсервис» ҖЧҖ (Казан шәһәре);
«Регнефтеторг-7» ҖЧҖ (Казан шәһәре);
«Теплогарант» ҖЧҖ (Казан шәһәре).
Тарифларның башлангыч исәпләмәләре оешмаларның тариф тәкъдимнәренә чыгымнарны нигезләү өлешендә ясалган экспертиза буенча алынган.
Тәкъдим ителгән тариф карары проекты Туполев - КАИ КНИТУ ФДБМУ белән килештерелде. Калган оешмалар Дәүләт комитеты адресына тиешле календарь сроклары дәвамында исәпләүгә өстәмә материаллар җибәрәчәк.