ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты «Татэнерго» АҖ инвестиция программасының үтәлешен тикшерде

2023 елның 17 августы, пәнҗешәмбе

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты экспертлары  «Татэнерго» АҖ инвестиция программасы чараларын гамәлгә ашыру барышы белән таныштылар:

1.  Магистраль тепловодны реконструкцияләү (ТК 2-29 башлап НО42 кадәр). Әлеге объектта каналларны тимер-бетон плитәләр белән каплау буенча эшләр башкарылган. Торбаүткәргеч монтажлауны тәмамлау һәм территорияне төзекләндерү планлаштырыла.

2. Волгоград урамындагы 17 нче магистраль тепловодны реконструкцияләү. Туфракны эшкәртү һәм иске торбаны яңа торбага алыштыру буенча эшләр башкарылган (60 метр монтажланган).

3. Квартал эчендәге җылылык челтәрләрен реконструкцияләү. Эшләрнең төзелеш өлеше башкарылган, траншеяләр тулысынча күмелгән. Территорияне төзекләндерү буенча эшләр алып барыла. Объект социаль әһәмияткә ия, чөнки әлеге челтәрләргә ике бакча, мәктәп һәм бала йорты тоташтырылган.

 Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International