24-25 августта Казанда «Каты коммуналь калдыклар: законнар һәм практика» V Юбилей фәнни-гамәли конференциясе узачак

2023 елның 19 августы, шимбә

2023 елның 24 һәм 25 августында Казанда «Каты коммуналь калдыклар: законнар һәм практика» V фәнни-гамәли конференциясе узачак. Юбилей конференциясенең төп темалары булып ККК белән эш итү өлкәсендәге мәсьәләләрне тариф һәм монополиягә каршы көйләү, суд практикасы һәм реформа уздыруның төбәк тәҗрибәсе торачак.

Конференцияне Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Монополиягә каршы федераль хезмәт, Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты һәм Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Укыту-методика үзәге оештыра.

Эшлекле программа пленар сессиядән, берничә стратегик сессиядән һәм әйдәп баручы экспертлар һәм чакырылган практиклар катнашында панель дискуссиясеннән торачак.

Конференция эшендә түбәндәгеләрнең вәкилләре катнашыр дип планлаштырыла:

- Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт;

- Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы;

- Россия Федерациясе субъектларының тарифларны дәүләт тарафыннан җайга салу өлкәсендә башкарма хакимият органнары;

- МКФХ территориаль органнары;

- Татарстан Республикасы Арбитраж һәм югары судлары;

- Татарстан Республикасы Дәүләт Советы;

- Татарстан Республикасы Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе;

- фәнни җәмәгатьчелек;

- җирле үзидарә органнары;

- иҗтимагый оешмалар;

- төбәк операторлары һ.б.

Конференциядә ККК белән эш итү өлкәсендә реформа үткәрү, инфраструктураны үстерү, гамәлдәге законнарны үзгәртү, контроль чараларны камилләштерү, коррупция куркынычларын киметү һәм башка күп мәсьәләләр күтәреләчәк.

Экспертлар шулай ук ККК, монополиягә каршы контроль өлкәсендә тарифларны көйләү үзенчәлекләре турында фикер алышачак, заманча технологияләрне кертүнең иң яхшы практикаларын өйрәнәчәк. Конференция кысаларында ККК белән эш итү тармагын көйләүгә фәнни якын килүгә багышланган дискуссия мәйданчыгы эшләячәк.

Чара кысаларында шулай ук Казан шәһәренең ККК күмү һәм эшкәртү объектларына һәм Алабуга шәһәрендә «Алабуга» сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зонасы объектларына бару планлаштырыла.

Чара Россия МКФХ Уку-методика үзәгендә түбәндәге адрес буенча узачак: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Оренбург тракты, 24.

Конференция һәм теркәлү турында тулырак мәгълүматны чара битендә табарга була.

Сораулар буенча телефон аша мөрәҗәгать итәргә: +7 (843) 598-37-00 яки seminar@emc-fas.ru.

ММЧ вәкилләрен аккредитацияләү өчен телефоннар: 221-82-29, 221-82-95.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International