2023 елның июлендә республикада ККК белән эш итү буенча хезмәт өчен түләүләр җыю 100,33% тәшкил итте

2023 елның 17 августы, пәнҗешәмбе

ККК штабы утырышында «Татэнергосбыт» АҖ торак-коммуналь хуҗалык өчен түләүләр исәпләү бүлеге җитәкчесе Владимир Герасимов калдыклар белән эш итү хезмәте буенча түләүләрне җыю турында сөйләде.

«2023 елның беренче яртыеллыгында тулаем республика буенча ККК белән эш итү буенча хезмәт өчен түләүләр җыю дәрәҗәсе 92,8% тәшкил итте, торак-коммуналь хезмәтләр өчен җыю дәрәҗәсе 99,09% тәшкил итте. «ПЖКХ» ИК ҖЧҖ төбәк операторының Көнбатыш эшчәнлек зонасы буенча 2023 елның июлендә түләүләрне җыю дәрәҗәсе – 101,32%, «Гринта» ҖЧҖ эшчәнлегенең Көнчыгыш зонасы буенча – 99,42%.

2023 елның беренче яртыеллыгында түләүләр җыюның түбән дәрәҗәсе Әтнә (65,44%), Югары Ослан (65,65%), Питрәч (65,83%) һәм Кама Тамагы (62,99%) районнарында күзәтелә. Бу факт төбәк операторы тарафыннан ясалган өстәмә исәпләүләр белән бәйле.

 Төбәк операторлары тарафыннан шәхси счетлар буенча эш алып барыла, алар буенча ККК белән эш итү өлкәсендә хезмәт өчен бер тапкыр да түләү кермәгән. Республика буенча 2023 елның 1 августына барлыгы 26 мең шундый шәхси счет исәпләнә, гомуми бурыч суммасы – 178,34 млн. сум, 2023 елның 1 гыйнварына – 20 мең, гомуми бурыч суммасы – 122,44 млн. сум. Бу юнәлештә эш дәвам итәчәк.

Фоторепортаж

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International