Идарәнең чираттагы утырышы узды

2023 елның 16 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе әгъзалары көн тәртибенә туры китереп карадылар һәм карарлар кабул иттеләр:

- Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының «Тоташтырыла торган җылылык йөкләнеше куәте берәмлегенә исәпләп, «РСК» ҖЧҖ җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтыру өчен түләү билгеләү турында» 21.07.2023 ел, № 99-81/тп-2023 карары кушымтасына үзгәрешләр кертү турында;

- Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының «Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан челтәр оешмаларының электр челтәрләренә технологик тоташтыруга 2023 елга стандартлаштырылган тариф ставкаларын һәм түләү формуласын билгеләү турында» 18.11.2022 ел, № 652-216/тп-2022 карарына 1 нче кушымтага үзгәреш кертү турында; 

- «2023 елга «Татнефть – Энергосбыт» ҖЧҖ һәм «Сетевая компания» АҖ челтәр оешмалары арасында үзара исәп-хисаплар ясау өчен электр энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтүгә индивидуаль тарифлар билгеләү һәм Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының аерым карарларының үз көчен югалтуын тану турында»;

- Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының «2020-2024 елларга Татарстан Республикасы территориясендә челтәр оешмалары челтәрләре аша электр энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтүгә бердәм (котел) тарифлар билгеләү турында» 19.12.2019 № 3-26/э карарына 1 нче кушымтага үзгәрешләр кертү хакында; 

- «Тимер юл идарәсе» ҖЧҖнең керү тимер юлларында күрсәтелә торган транспорт хезмәтләренә максималь дәрәҗәдә чик тарифлар билгеләү турында.

Кабул ителгән тариф карарлары белән Дәүләт комитетының рәсми сайтында Тарифлар бүлегендә танышырга мөмкин.

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International