ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында ККК штабы утырышы узды

2023 елның 16 августы, чәршәмбе

2023 елның 16 августында Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитетында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина рәислегендә каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә региональ операторларның эшчәнлеген карау буенча ККК эшче штабы утырышы узды.

Киңәшмәдә «Татэнергосбыт» АҖ, ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты, Спас муниципаль районы, «ПЖКХ «ИК» ҖЧҖ һәм «Гринта» ҖЧҖ вәкилләре чыгыш ясады.

Чарада каралган мәсьәләләр:

ККК белән эш итү өлкәсендә хезмәт күрсәтүләр өчен түләүләр җыю турында;

«Халык контроле» системасы аша калдыклар белән эш итү өлкәсендә гражданнардан алынган мөрәҗәгатьләрне карау нәтиҗәләре.

каты коммуналь калдыкларны чыгаруга бәйле проблемалы мәсьәләләр;

Спас районы территориясендә ККК белән эш итү өлкәсендәге эшчәнлек турында хисап;

халыкны мәгълүматлаштыру буенча алып барылган эш чаралары.

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International