«Тәтеш җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖ Тәтеш районы кулланучыларын җылылык энергиясе белән тәэмин итә. Хезмәт күрсәтү процессында оешма 41 котельныйны (билгеләнгән куәте 14,6 Гкал/сәгать) һәм 4,4 км җылылык челтәрләрен (ике торбалы исәпләүдә) файдалана. Тарифта исәпкә алынган җылылык энергиясен файдалы бирү күләме 19,1 мең Гкал тәшкил итә.
Предприятиенең инвестиция программасы чараларын тормышка ашыруны мониторинглау максатыннан ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты экспертлары Карл Маркс урамындагы котельныйдан җылылык челтәрләрен реконструкцияләү барышы белән таныштылар. Бу участокта иске тимер торбалар яңаларына алыштырылган, торбаларда компенсаторлар урнаштырылган, шулай ук кое монтажланган, кое эчендә тыкма арматура монтажланган. Урынга чыгу нәтиҗәләре 2024 елга тарифларны билгеләгәндә исәпкә алыначак.