«Җитештерү һәм куллану калдыклары турында» 1998 елның 24 июнендәге 89-ФЗ номерлы, «Җылылык белән тәэмин итү турында» 2010 елның 27 июлендәге 190-ФЗ номерлы, «Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу турында» 2011 елның 7 декабрендәге 416-ФЗ номерлы федераль законнарга ярашлы рәвештә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 15.06.2010 № 468 карары белән расланган Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты турындагы нигезләмә нигезендә Дәүләт комитеты җайга салынулы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләрен анализлый һәм 2023 елның 1 яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләре буенча күрсәтелгән оешмаларның финанс-икътисадый торышына билгеләнгән тарифларның йогынтысын анализлый.
Бәян ителгәннәрне исәпкә алып, 2023 елның 18 августына кадәр Татарстан Республикасында Ягулык-энергетика комплексы һәм торак-коммуналь хуҗалык оешмалары тарифларын фаразлау һәм анализлауның бердәм мәгълүмати-аналитик системасы (ЕИАС) аша түбәндәге мәгълүматны ЕИАС шаблоннары форматында тапшырырга кирәк:
1. Су белән тәэмин итү хезмәтенең үзкыйммәтен калькуляцияләү (CALC.VS.PRD.2.16);
2. Су чистарту хезмәтенең үзкыйммәтен калькуляцияләү (CALC.VO.PRD.2.16);
3. Каты коммуналь калдыкларны эшкәртү, зарарсызландыру һәм күмүнең үзкыйммәтен калькуляцияләү (CALC.TKO.PRD.2.16);
4. Җылылык энергиясен җитештерү һәм тапшыру белән бәйле чыгымнарны калькуляцияләү (CALC.TS.NOTCOMBI.PRD.2.16);
5.Җылылык энергиясен тапшыру хезмәтенең үзкыйммәтен калькуляцияләү (CALC.TS.TRANS.PRD.2.16).
Күрсәтелгән шаблоннар ЕИАС системасы аша җибәрелгән, шулай ук Дәүләт комитеты сайтында «Документлар», «Җайга салынулы оешмаларга» («Коммуналь комплекс оешмалары», «Электр һәм җылылык энергетикасы» бүлекчәләре) бүлегендә урнаштырылган.
2023 елның 1 яртыеллыгында дәүләт тарафыннан җайга салынулы хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә тискәре финанс нәтиҗәсе булган очракта, Дәүләт комитетына чыгымнар статьялары буенча җентекле исәп-хисаплар һәм нигезләмәләр белән аңлатма язуы, шулай ук оешманың финанс хәлен тотрыкландыру буенча кабул ителгән чаралар турында мәгълүмат тапшырырга кирәк.
Коммуналь хезмәтләр күрсәтү туктатылган яки оешма юкка чыгарылган очракта, бу хакта Дәүләт комитетына, хатка раслаучы документларны теркәп, язмача хәбәр итәргә кирәк.
Дәүләт комитеты шаблоннарны дөрес тутыру кирәклегенә игътибар итә:
- су белән тәэмин итү өлкәсендә тарифларның төрле төрләре булган очракта, күрсәткечләр бер шаблонда тиешле биткә аерым калькуляцияләр өстәп тутырыла, мәсәлән: 1) техник су, транспортлау; 2)техник су, су әзерләүгә кадәр (кабат кулланыла торган, тоныкландырылган һ.б.);
- ташландык суларны агызу өлкәсендә тарифларның төрле төрләре булган очракта, күрсәткечләр бер шаблонда тиешле биткә аерым калькуляцияләр өстәп тутырыла, мәсәлән: 1) ташландык суларны агызу, хуҗалык-көнкүреш агынты сулары; 2) ташландык суларны агызу, сәнәгать агынты сулары (җир өсте, аеруча пычранган, яңгыр, химия, шлам агынты сулары һ.б.);
- муниципаль берәмлекләр буенча тарифлар дифференциацияләнгән очракта, күрсәткечләр бер шаблонда тиешле биттә аерым калькуляцияләр өстәп тутырыла;
- төрле муниципаль берәмлекләрдә тарифны дифференциацияләмичә хезмәт күрсәтү очрагында муниципаль берәмлекләр исемлеге «МБ исемлеге» битендә күрсәтелә, «Калькуляция» битендә билгеләнгән тарифка туры килгән бер калькуляция тутырыла.
Хисап бирү мәсьәләләре буенча Дәүләт комитетының коммуналь өлкә оешмалары мониторингы бүлеге белгечләренә (843)221-82-70, 221-82-73, 221-82-77 телефоннары буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.