2024 елда кече торак пунктларны югары тизлекле мобиль Интернетка тоташтыру өчен Бөтенроссия тавыш бирүнең өченче этабы уза

2023 елның 15 августы, сишәмбе

Россия Федерациясенең бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр (функцияләр) порталында 2024 елда кече торак пунктларны югары тизлекле мобиль Интернетка тоташтыру өчен Бөтенроссия тавыш бирүнең өченче этабы дәвам итә.

 Тавыш бирүдә 100-500 кешелек торак пунктлар катнаша, республика халкы Россия Федерациясе субъектында урнашкан, үзе даими яшәү урыны буенча шунда теркәлгән бер торак пункт өчен тавыш бирә ала.

Тавыш бирүдә катнашу өчен сылтама буенча күчү кирәк: https://www.gosuslugi.ru/inet, тавыш бирү 2023 елның 10 сентябренә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International