Татарстан Республикасы «Экология» илкүләм проектын гамәлгә ашыруда актив катнаша

2023 елның 12 августы, шимбә

Татарстан Республикасы 2019 елдан бирле «Экология» илкүләм проектын гамәлгә ашыруда актив катнаша.

«Экология» илкүләм проектының максаты – Россия гражданнарының экологик хәлен яхшырту һәм сәламәтлек сыйфатын күтәрү. Программаларның берсе – «Каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең комплекслы системасы», ул каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең комплекслы системасын  формалаштыруга, мондый калдыкларның кеше сәламәтлегенә һәм әйләнә-тирә мохиткә зарарлы йогынтысын булдырмауга, аларны хуҗалык әйләнешенә җәлеп итүгә һәм продукция җитештерү һәм энергия алу өчен икенчел ресурсларга әверелдерүгә юнәлдерелгән. Бу максатлар өчен төбәк операторлары институты булдырылган, норматив хокукый база камилләштерелә, төбәкләрдә ККК эшкәртү һәм утильләштерү буенча күбрәк яңа куәтләр барлыкка килә.

24 һәм 25 августта Казанда узачак «Каты коммуналь калдыклар: законнар һәм практика» V фәнни-гамәли конференциясендә ККК белән эш итү өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр тикшереләчәк. Юбилей конференциясенең төп темалары булып ККК белән эш итү өлкәсендә тарифларны һәм монополиягә каршы көйләү, суд практикасы һәм реформа уздыруның төбәк тәҗрибәсе торачак.

Конференцияне Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Монополиягә каршы федераль хезмәт, Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты оештыра.

Эшлекле программа пленар сессиядән, берничә стратегик сессиядән һәм әйдәп баручы экспертлар һәм чакырылган практиклар катнашында панель дискуссиясеннән торачак. Экспертлар сыйфатында Монополиягә каршы федераль хезмәт, депутатлар корпусы, Россия Федерациясе Федераль башкарма хакимият органнары, фәнни берләшмәләр, кызыксынган республика башкарма хакимият органнары, Монополиягә каршы федераль хезмәтнең территориаль идарәләре, тарифларны дәүләти җайга салу өлкәсендә башкарма хакимият органнары, җайга салына торган оешмалар, иҗтимагый оешмалар вәкилләре чыгыш ясаячак.

Чара программасында шулай ук Казан шәһәренең ККК күмү һәм эшкәртү объектларына һәм Алабуга шәһәрендәге «Алабуга» МИЗ объектларына бару планлаштырыла.

Чара Россия МКФХ Уку-методика үзәгендә түбәндәге адрес буенча узачак: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Оренбург тракты, 24.

Конференция һәм теркәлү турында тулырак мәгълүматны чара битендә табарга була.

Сораулар буенча телефон аша мөрәҗәгать итәргә: +7 (843) 598-37-00 яки seminar@emc-fas.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International