Агымдагы тариф кампаниясе кысаларында Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты җайга салынулы оешмаларның инвестиция программалары үтәлешен тикшерүне дәвам итә.
Җайга салу органы белгечләре «Казэнерго» АҖ объектларына чыктылар:
1. Себер тракты урамы, Кирпичников урамы, Арбузов урамы һәм 8 Март урамы буенча җылылык челтәрләрен реконструкцияләү. Хәзерге вакытта кирпеч лотокларын, плитәләрне, диаметры 89 мм булган иске тимер торбаларны демонтажлау эшләре тәмамланган, шулай ук 8 Март урамындагы 9, 11 һәм Кирпичников урамындагы 23,25 номерлы торак йортларга яңа торба монтажлау эшләре алып барыла.
2. Космонавтлар урамындагы 3 нче йорттан 4 нче йортка кадәр җылылык челтәрләрен һәм ГВС алыштыру. Иске тимер торбалар демонтаж ителгән, туфрак эшкәртелгән, иске торбалар яңаларына алыштырылган.
Искәртеп узабыз, «Казэнерго» АҖ ел саен ышанычлылык һәм сыйфат күрсәткечләрен яхшыртуга юнәлдерелгән инвестиция программаларын гамәлгә ашыра.