Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тарифларны җайга салу һәм контрольдә тоту бүлеге башлыгы Нәфисә Белалиева җитәкчелегендә 2023 елның 10 августында Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитетында 2024 елга «Әтнә ТКХ» муниципаль унитар предприятиесе (Әтнә районы); 2024-2028 елларга «Ябык типтагы Раифа махсус укыту-тәрбия учреждениесе» ФДБҺБУ (Зеленодольск районы); 2024-2028 елларга «Буа-Водоканал» АҖ (Буа районы); 2024-2028 елларга «Никос һәм Мария» фирмасы» ҖЧҖ (Казан шәһәре); 2024-2026 елларга «Коммунсервис - Актаныш» җитештерү берләшмәсе (Актаныш районы); 2024 елга «Газпром теплоэнерго Казань» ҖЧҖ (Менделеевск районы) өчен салкын су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә һәм 2024 елга «Казан (Идел буе) федераль университеты» югары һөнәри белем бирү ФДАМУ өчен (Зеленодольск районы) эчә торган суга 2020-2024 елларга озак сроклы тарифларга үзгәрешләр кертү буенча тариф карарларын тикшерү буенча эшчн тариф комиссиясе утырышы булды.
Видеоконференцэлемтә режимында узган эшче тариф комиссиясе барышында Менделеевск районы территориясендә «Газпром теплоэнерго Казан» ҖЧҖнең киләчәк эш мәсьәләсе буенча фикер алыштылар, кабул ителгән карарлар турында оешма хәбәр итәчәк. «Ябык типтагы Раифа махсус укыту-тәрбия учреждениесе» ФДБҺБУ 2024 елда 1700 метр озынлыктагы су белән тәэмин итү системасына капиталь ремонт ясарга планлаштыра (су белән тәэмин итү трассасын алыштыру, күзәтү коеларын ремонтлау). Хәзерге вакытта оешма тарафыннан чараларны финанслау мәсьәләсе хәл ителә. Калган җайга салынулы оешмалар билгеләнгән календарь сроклары дәвамында Дәүләт комитетына үз фикерләрен һәм тәкъдимнәрен җиткерәчәкләр, алар эксперт бәяләмәсен әзерләгәндә исәпкә алыначак.
Салкын су белән тәэмин итү бүлегендә 114 оешма, су чыгару өлкәсендә 86 оешма, кайнар су белән тәэмин итү өлкәсендә 33 оешма җайга салына. Хәзерге вакытта экспертлар карамагында 2024 елга тарифлар билгеләү турында 334 гариза бар.
Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тариф кампаниясе дәвам итә.