Александр Груничев ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе утырышын уздырды

2023 елның 9 августы, чәршәмбе

Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенең утызынчы утырышы узды, анда Татарстан Республикасы территориясендә кадастр эшләренә максималь чик бәяләрне һәм торак фондын техник инвентаризацияләүгә ставкаларны билгеләү тәртибе кабул ителде.

Документ түбәндәгеләрне үз эченә ала:

- бәяләрне, ставкаларны билгеләү өчен кирәкле материаллар исемлеге;

- бәяләрне, ставкаларны билгеләү турында тәкъдим составы;

- гариза формасы;

- икътисадый нигезләнгән чыгымнар һәм индексация ысулы белән бәяләрне һәм ставкаларны исәпләүнең җентекле механизмы;

- элек билгеләнгән бәяләрне, ставкаларны яңадан карап чыгу нигезләре.

Шулай ук тәртиптә җайга салынулы оешмаларның бәяләрне, ставкаларны билгеләү турында гаризалар бирү вакыты ел саен 1 июльгә кадәр, чираттагы җайга салу чорына кадәр конкретлаштырылды. Дәүләт комитеты тарафыннан бәяләрне, ставкаларны билгеләү вакыты – чираттагы көйләү чорына кадәр 1 октябрьдән дә соңга калмыйча. Бәяләр, ставкалар 5 елдан да ким булмаган вакытка билгеләнә һәм ел саен закон нигезендә төзәтелә.

Хәзерге вакытта документ Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына теркәү өчен җибәрелгән һәм рәсми рәвештә басылып чыккан көннән соң 10 көн узгач үз көченә керәчәк.

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International