Җайга салынулы предприятиеләр белән мәгълүмати хезмәттәшлек яңа дәрәҗәгә чыга

2023 елның 9 августы, чәршәмбе

Дәүләт комитеты тарафыннан бәяләрне (тарифларны) дәүләти җайга салуны цифрлы трансформацияләү проектларын гамәлгә ашыру кысаларында җайга салынулы предприятиеләр белән мәгълүмати хезмәттәшлек процессларын камилләштерү буенча эш алып барыла.

2023 елның 3 кварталында 1С мәгълүмат витринасына ерактан керү юлы белән «Татэнерго» АҖ белән электрон хезмәттәшлек оештырылды. Регуляторга предприятиенең бухгалтерлык хисабы документларына керү мөмкинлеге бирелә.

Җайга салынулы предприятиеләрнең мәгълүмат базаларына керү кәгазь документ әйләнеше кирәклеген бетереп кенә калмыйча, тарифларны актив режимда билгеләргә мөмкинлек бирә, бу ахыр чиктә җайга салынулы предприятиеләргә административ йөкләнешне киметүгә китерә, шулай ук тарифларны билгеләү һәм предприятие чыгымнарын икътисадый нигезләнгән чыгымнарга кертү процессларының «ачыклыгын» арттыра.

«Сетевая компания» АҖ инженерлык челтәрләренә технологик тоташтыруга гаризалар бирү процессын автоматлаштыру өчен программа тәэминаты кертелгән.

Регулятор һәм территориаль челтәр оешмасы бер системаның бердәм цифрлы контурында шәхси кабинет аша кирәкле документларны электрон рәвештә җибәрү һәм алу, агымдагы статусларны күзәтү, башкаручының билгеләнеше турында белү, киңәшмәләргә чакырулар алу, шулай ук технологик тоташтыру өчен түләү билгеләү буенча актыккы документларны алу мөмкинлегенә ия.

Аралашу процессын автоматлаштыру һәм цифрлы чишелешләр кертү хезмәт чыгымнарын киметүгә, электрон мәгълүмат базасын булдыруга һәм тарифларны көйләүне оптимальләштерүгә юнәлдерелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International