ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Дмитрий Сапожниковның эшлекле сәфәре Әгерҗе районы башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Латыйпов, Әгерҗе шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лилия Шәрипова һәм «Водоканал» ҖЧҖнең җайга салынулы оешмасы вәкилләре белән бергә гражданнарны кабул итүдән башланды.
Халыкны борчыган төп тема социаль газлаштыру программасына, ягъни гражданнарның җир участогы чикләренә газүткәргечне бушлай кертүгә кагыла иде. Дмитрий Сапожников программада катнашу шартларын, гаризалар бирү тәртибен җентекләп аңлатты һәм җыелган кешеләрнең булган сорауларына җавап бирде. Җентекләп эшкәртүне таләп итә торган проблемалы моментларны Дәүләт комитеты башка республика органнары белән берлектә хәл итәчәк. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, гражданнарны күчмә кабул итүләр Дәүләт комитеты җитәкчелеге тарафыннан даими үткәрелә һәм тарифлар буенча халыкның сорауларына оператив рәвештә җавап бирергә мөмкинлек бирә.
Соңыннан ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларның объектларына чыгу гамәлгә ашырылды. Дмитрий Сапожников Рөстәм Латыйпов озатуында Әгерҗе шәһәре кулланучыларын җылылык энергиясе белән тәэмин итүче 8 котельныйны карады, котельныйларның техник торышы һәм җылылык энергиясе җитештерүнең технологик процессы белән танышты. Котельныйларда профилактика эшләре алып барыла, алар киләсе җылыту сезонында җиһазларның авариясез эшләвен тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. 3 котельныйда казаннар һәм насослар алыштырыла. Шулай ук Ометов һәм Чапаев урамнарындагы котельныйлардан җылылык белән тәэмин итү челтәрләрен алыштыру буенча эш алып барыла.
Коммуналь инфраструктура объектларының күчмә мониторингы нәтиҗәләре 2024 елга тариф карарларын кабул иткәндә Дәүләт комитеты экспертлары тарафыннан исәпкә алыначак.
Гражданнарны чираттагы шәхси кабул итү 2023 елның 15 августына Тәтеш муниципаль районында рәис Александр Груничев тарафыннан планлаштырылган.
Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетында (84373) 2-50-02, 2-53-33 телефоннары, шулай ук ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында (843) 221-82-51, (843) 221-82-52 телефоннары буенча кабул итүгә язылырга өлгерегез.