Чираттагы тариф комиссиясе утырышы булды.

2023 елның 4 августы, җомга

Җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә тарифларның беренчел дәрәҗәләрен «Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария академиясе» ЮБ ФДБМУ, «КАРСАР» ҖЧҖ, «Казан сөт комбинаты» ҖЧҖ алды.

Дәүләт комитеты экспертлары җайга салынулы оешмалар белән җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә 2024 елга тарифларны алдан исәпләү турында фикер алыштылар. Комиссия карары буенча «Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария академиясе» ЮБ ФДБМУ өчен тарифлар проекты кабул ителде. «Карсар» ҖЧҖ, «Казан сөт комбинаты» ҖЧҖ өчен тариф проектын карау, җайга салынулы оешмаларның материалларын эшләп бетерү кирәклеге сәбәпле, эшче тариф комиссиясенең киләсе утырышына күчерелде.

Предприятиеләр билгеләнгән срокларда Дәүләт комитетына  искәрмәләр һәм тәкъдимнәр җибәрәчәк, алар өстәмә каралачак.

Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан 78 оешма җайга салына, белгечләр эшендә 2024 елга 108 гариза бар.

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International