Дмитрий Сапожников эш визиты белән Спас районында булачак

2023 елның 31 июле, дүшәмбе

Хөрмәтле Татарстан Республикасы халкы!

Иртәгә, 1 августта, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Дмитрий Сапожников эш визиты белән Спас муниципаль районында булачак, аның барышында Болгар шәһәре, Пионер урамы, 19 йорт адресы буенча гражданнарны шәхси кабул итү планлаштырыла.

Спас муниципаль районы Башкарма комитетында 8 (84347) 31028 телефоны буенча, шулай ук ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында (843)221-82-51, 221-82-52 телефоннары буенча кабул итүгә язылырга өлгерегез.

Рәис урынбасары шулай ук каты коммуналь калдыклар мәйданчыклары объектларына, су алу корылмаларына, чистарту корылмаларына һәм Болгар шәһәре котельныйларына барырга планлаштыра. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International