«Трибуна Нового века» программасының туры эфиры

2023 елның 31 июле, дүшәмбе

31 июльдә 17:30 сәгатьтә ТЯГ телеканалында  «Трибуна Нового века» телепроектының туры эфирына кушылыгыз, анда ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Гаяз Миңнебаев катнашачак.

ТЕМАСЫ: Халыкны хокукый агарту һәм каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә коррупция куркынычларын минимальләштерү.

Катнашучылар сыйфатында министрлыклар, ТР Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе, ТР Дәүләт торак инспекциясе, Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе, «Гринта» ҖЧҖ, «ПЖКХ» ИК ҖЧҖ вәкилләре чыгыш ясый.

Кушылыгыз! Фикер алышырбыз, белербез, хәл итәрбез.

Фото чыганагы: Телерадиокомпания ТНВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International