Казанда «Казэнерго» АҖ җылылык белән тәэмин итү оешмасы тарафыннан инвестиция программасы чаралары гамәлгә ашырыла.
«Казэнерго» АҖ 56 ел дәвамында казанлыларның йортларын җылылык белән уңышлы тәэмин итә, шулай ук башкаланың тышкы яктырту мәсьәләләрен хәл итә. «Казэнерго» 125 котельныйда җылылык энергиясе җитештерә, шәһәр халкының 25% җылылык белән тәэмин итә. «Казэнерго»дан җылылык алучыларның гомуми саны 3481 объект тәшкил итә, шуларның 327се – социаль өлкә объектлары: мәктәпләр, балалар бакчалары һәм 1970 күпфатирлы йорт.
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының инвестицион программалар бүлеге хезмәткәрләре Казанның төрле районнарындагы предприятиеләрнең өч объектында булдылар:
Искәртеп узабыз, «Казэнерго» АҖ ел саен ышанычлылык һәм энергетика нәтиҗәлелеге күрсәткечләрен яхшыртуга юнәлдерелгән инвестицион программаларны тормышка ашыра.