Татарстан Республикасында «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында Россия халкының үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү системаларыннан сыйфатлы эчәр су белән тәэмин ителгән өлешен арттыруга юнәлдерелгән «Чиста су» федераль проекты актив гамәлгә ашырыла.
Мондый шартлар булдыру, һичшиксез, миллионлаган гражданнарның тормышын яхшыртачак. Су белән тәэмин итү өлкәсендә сыйфатлы хезмәт күрсәтү өчен бөтен республика буенча коммуналь инфраструктура объектларын (челтәрләр, насос станцияләре, су алу узеллары) төзү һәм модернизацияләү эшләре бара.
Үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү челтәрләреннән халыкны сыйфатлы су белән тәэмин итүдә мөһим этап – технологик тоташтыру һәм мондый тоташтыру өчен түләү билгеләү.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты коллегиясе утырышында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты, Россия МКФХнең Торак-коммуналь хуҗалыкны җайга салу идарәсе, Калининград өлкәсенең Бәяләрне һәм тарифларны дәүләт тарафыннан җайга салу хезмәте, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм җайга салына торган оешмалар вәкилләре белән берлектә инженерлык челтәрләренә технологик тоташтыру проблемасы турында фикер алыштылар.
Су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу һәм җылылык белән тәэмин итү челтәрләренә технологик тоташтыруның актуаль мәсьәләләре турында Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Дмитрий Сапожников докладыннан укыгыз.