Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының тариф комиссиясе эше дәвам итә. Бүген Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Сергей Павлов җитәкчелегендә комиссия җайга салынучы оешмалар белән җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә тарифларның беренчел исәпләмәләре турында фикер алышты.
Тарифлар «ХЭС» МБУ (Балтач районы), «Теплокоминвест» ҖЧҖ (Биектау районы), «КФУ» ЮБ ФДАМУ (Зеленодольск районы), «УК ВМ-Сервис» ҖЧҖ ( Чаллы шәһәре), «Питрәч җылылык челтәрләре» МУП (Питрәч районы) өчен исәпләнгән иде.
Тариф проектлары оешмалар тарафыннан бирелгән тариф гаризалары һәм раслаучы документлар экспертизасы нәтиҗәләре буенча әзерләнгән.
Предприятиеләр билгеләнгән срокларда Дәүләт комитетына искәрмәләр һәм тәкъдимнәр җибәрәчәк, алар ведомство белгечләре тарафыннан өстәмә рәвештә каралачак.
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан 78 оешма җайга салына, белгечләр эшендә 2024 елга тарифларны билгеләү турында 108 гариза бар.